«ШАЯН Әлифба» старт ала

-- Лейла

Тиздән беренче татар балалар телеканалы эфирында өр-яңа танып белү проекты — «ШАЯН Әлифба» проектына старт бирелә.

Әлеге проектны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра. Проектның төп максаты исә җиңел һәм шул вакытта киң кулланылучы мисал-сүзләр ярдәмендә балаларга татар теле хәрефләрен өйрәтүдән гыйбарәт. 

«ШАЯН Әлифба» кече яшьтәге балаларны җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә бирелгән мисаллар ярдәмендә балага алфавитны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Һәрбер хәрефкә багышланган 39 роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган.

Бәйле