Татарстан юлында коточкыч һәлакәт!

Татарстанда вахта автобусы белән йөк машинасы бәрелешкән: бер пассажир һәлак булган, 21 кеше зыян күргән.

Алабуганың махсус икътисадый зонасында бүген 6.30 сәгатьтә юл һәлакәте килеп чыга. Вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешә. Автобус юл кырында тукталган зур йөк машинасы кузовына килеп кергән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, килеп чыккан һәлакәттә автобус пассажирларының берсе һәлак булган, тагын 21 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanda-vakhta-avtobusy-beln-yk-mashinasy-breleshkn-ber-passazhir-lak-bulgan-21-keshe-zyyan-krgn

Бәйле