Ришат Фазлыйәхмәтов шаккаткыч хәлгә юлыккан

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов  үзе белән булган кызыклы хәл турында сөйләде. Ришатның Мамадышта җырлап, Казанга кайтып барышы булган.

“Балык Бистәсенә җиткәндә, инстаграмга смс килде: «Балам, юлга чыгып торам, туктап алыгыз әле, бирәсе күчтәнәчем бар». Туктадык! Наҗия апа матур теләкләргә күмеп, үзе үстергән казны тапшырды. Минем яраткан тамашачым мине кайда да таба. Гаҗәпләнәм һәм сөенәм, никадәр киң күңелле кешеләр очрый минем юлымда! Эш күчтәнәчтә дә түгел, дуслар! Мине хөрмәт итеп һәм санлап, Наҗия апа салкын караңгы төндә мине көтеп, үзенең җан җылысы белән уртаклашты! Артист өчен бу — иң зур бүләк! Мең рәхмәт! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңләтә артып кайтсын”, — дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rishat-fazlyykhmtov-shakkatkych-khlg-yulykkan

Бәйле