Кондукторны үтергән егетне хөкем иттеләр

Ул тукталышта торган хатынга пычак белән ташланган иде.

Тикшерү версиясе буенча, Ишембай авылында туган 23 яшьлек егет Артем урамында җәмәгать транспорты тукталышына килә. Ул исерек хәлдә булган. Янәшәдә генә кондуктор булып эшләүче 59 яшьлек хатын автобус көткән. Егет талау максаты белән бәхетсез хатынга һөҗүм иткән һәм берничә тапкыр пычак кадаган.

Җинаять кылганнан соң ул өенә кайта һәм апасына барысын да сөйли. Егет кондукторның сумкасын урлый, анда һәлак булучының шәхси әйберләре генә була. Гаепләнүченең апасы полициягә мөрәҗәгать итә.

Егетне 20 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр. Шулай ук ул һәлак булган хатынның гаиләсенә 2 миллион сум түләргә тиеш.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-12-02/konduktorny-terg-n-egetne-h-kem-ittel-r-2603697

Бәйле