Татар артистлары нәрсәгә күрәзәчегә барган?

-- Лейла

31 декабрь — Яңа ел бәйрәменә «Мәйдан» музыкаль телеканалы тамашачыларга «Йолдызлар яктысында» исемле гаҗәеп тамаша әзерли.

«Ачыктан-ачык» тапшыруын алып баручы Ильяс Шаһиев бәйрәмнең кечкенә генә пәрдәсен ачып, кайбер серләрне безгә дә сөйләде.

“Мәш килеп “Мәйдан”да Яңа ел тамашасын төшереп йөрибез. Һәр елны тамашачыны ничек тә гаҗәпләндерергә кирәк бит, ә бу ай-һай бер дә җиңел эш түгел. Быел тамашаны «атказанган» кино режиссеры Нурания Җамали төшерә. Сүз дә юк, Нурания апа төшергәч, тагын да илһамланып эшлибез. Кино да уйныйбыз, билгеле. Нурания апа булгач, киносы да булмый калмас. Артистларны көтелмәгән образларда күрерсез. Әйтик, Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов кебек танылган артистлар ни өчен күрәзәчегә барган? 

Сценарий авторлары – Нурания апа белән «Шәһри Казан» газетасы журналисты Эльвира Шакирова. Эльвира — алып бару цехы буенча быелгы «партнершам» да әле. Яңа ел тамашасын алып бару эше өчен уңайлы иптәш булды, рәхмәт аңа! Тагын бер алып баручылар пары – Алисә Җамалиева белән Ришат Әхмәдуллин.

Репертуарга килгәндә, ул алтын хитлар белән хәзерге җырлар кушылмасыннан торачак. Тамашачы онытып өлгергән күп кенә җырлар Яңа ел төнендә яңгырар дип көтелә. Бу көннәрдә тамашаның соңгы өлешләре төшерелә”, — дип сөйләде “Мәйдан” каналында “Ачыктан-ачык” тапшыруын алып баручы Ильяс Шаһиев.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ni-chen-tatar-artistlary-krzcheg-bara

Бәйле