Дилә Нигъмәтуллинаны судка биргәннәр?

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаны “Миләшләрем” җырын (Мөдәррис Шакиров сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе) башкарганы өчен судка биргәннәр.

“Минем бу җырны җырларга хакым юк һәм мин аны җырламыйм да. Күпләр аны башкаруымны әле дә сорый. Хәтта радиода да яңгырый ул җыр. Кулымда – суд чыгарган карар, миннән зур күләмдә акча таләп итәләр. Янәсе мин бу җырны кайсыдыр чарада законсыз рәвештә башкарганмын. Хәзерге вакытта моны ачыклау өстендә эшлибез. Бәлки бу — иске видеоларның берседер”, — ди Дилә. Ул инстагр

амдагы дусларыннан авторлык хокуклары буенча эшләүче тәҗрибәле адвокат тәкъдим итүләрен дә сораган.

“Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп – ул акча эшләү. Менә нәрсә кирәк хәзер кешегә! “Мораль”, “этика” дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый инде монда. Аллага шөкер, горурланып әйтә алам, мин татар җырларын бөтен дөньяга таратуда үземнең зур өлешемне керттем. 18 ел эчендә Россиядә генә түгел, башка илләргә дә концертлар, Сабан туйлары белән килгәнем булды. Чын сәнгать ул акчага гына корылмаган. Ул аннан өстен булырга тиеш”, — ди Дилә Нигъмәтуллина. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/dil-nigmtullinany-sudka-birgnnr

Бәйле