Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Башкортстанда туып-үскән хатын-кызны тоткарлаган. Ул 12 ел дәвамында федераль эзләүдә булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008-09 елларда хатын танышларыннан акча алып торган. Аны күбрәк итеп кайтарам, дип, вәгъдә биргән. Ул, янәсе, үз бизнесын үстерергә уйлаган, тик бурычка алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.

Шул ук вакытта кешеләр полициягә мөрәҗәгать итмәсен өчен ул аларга акчаларның күпмедер өлешен кайтарган.

2009 елның җәендә ул акчаны тулысынча кире кайтара алмавын аңлаган һәм Россиядән чит илгә киткән. 12 елдан соң гына аны Мәскәү аэропортында тоткарлаганнар.

Китерелгән зыян суммасы 1 миллион 259 мең сум тәшкил иткән. Әлеге вакытта җинаять эше судка җибәрелгән, ә зыян күрүчеләрнең барысына да хатын акчаны кире кайтара башлаган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-12-02/12-el-ezl-g-nn-r-2604447
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий