Чаллы фельдшерлары сигезенче баласын өендә тапкан бер ананы коткарып калганнар

-- Лейла

Чаллыдагы ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, бала табуда катнашып, күп балалы ананың һәм аның баласының гомерен саклап кала алганнар. Хатын-кыз сигезенче баласын тапкан.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә ашыгыч рәвештә чакыру килә. Бригада билгеләнгән урынга санаулы минутларда барып җитә. Хатын-кыз өендә вакытыннан алда бала таба башлый! Медицина хезмәткәрләре килеп җиткәндә, хатын-кыз бала таба башлаган була инде. Шунда фельдшерлар өйдә генә бала таптырырга карар кылалар. 20 минуттан соң дөньяга бер кызчык аваз сала. Аның авырлыгы 2200-2500 грамм чамасы була. Барысы да яхшы гына тәмамлана.  

Күп балалы ана һәм аның баласын фельдшерлар Динә Сәлахетдинова һәм Люзия Шакирова коткарып кала. Әйтергә кирәк, Динә Сәлахетдинованың бу беренче тәҗрибәсе, моңа кадәр аның бала таптырганы булмаган әле.

– Ул вакытта безгә бик зур җаваплылык йөкләнде. Ике тормыш өчен җаваплылык бит бу – бер яктан ана һәм икенче яктан бала. Мондый ситуацияләрдә хис-кичерешләр сүнә икән, эш кенә дисең, ничек тә тиз арада ярдәм итәргә ашыгасың. Бары тик кечкенә кызчык кычкырып җибәргәч кенә, мин үземнең бала табарга булышканыма инандым! – дип сөйли Динә.  

– Ана карынындагы бала дөрес ятмаган булган һәм бу патологиягә керә. Әлеге очрак медицина хезмәткәрләреннән тиешле бер тәҗрибә һәм күнекмәләр таләп итә, – дип билгеләп үтә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәк станциясе мөдире Фәнүзә Попова.

Өйдә генә бала тапкан әлеге хатын-кызның беренче җиде баласы гадәти рәвештә бала табу йортында дөньяга аваз салган. Әлбәттә, ата-аналар өй шартларында сигезенче бала табарга планлаштырмаган булган. Әни кеше корсак буендагы авыруларына артык игътибар бирмәгән һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакыртырга ашыкмаган. Әйтергә кирәк, бала 36нчы атнада дөньяга килгән. Беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң, бала табучы хатын-кызны аның баласы белән бергә Кама балалар медицина үзәгенең  перинаталь үзәгенә китергәннәр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий