Гүзәлия Лэйнаны яклап: “Син олы хатын балага каршы чыктыңмы?” [видео]

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаны “Миләшләрем” җырын башкарганы өчен судка биргәннәр. Ул Инстаграм аша авторлык хокуклары буенча эшләүче адвокат эзләвен дә хәбәр итте. Җырчы Гүзәлия Диләне тәнкыйтьләп, социаль челтәрләрдә пост бастырды.

– Сүзне шуннан башлыйк әле. Судка кадәр Дилә Нигъмәтуллина белән ул бүтән беркайчан да әлеге җырны башкармаячак, дип килешенгән булган. Әмма Дилә барлык килешүләрне һәм вәгъдәләрне бозып, бу җырны төрле бәйрәм-чараларда җырлавын дәвам итә.

Күпмедер вакыт узгач, әлеге башкаручы белән килешү мәгънәсенең юклыгын аңлап, судка авторлык хокукларын бозу турында иск бирелә. Суд ул карарны Лэйна файдасына чыгарган һәм Диләгә штраф түләтергә карар кылган. Ни өчен дигәндә, чөнки бары тик Лэйна гына закон буенча әлеге җыр иясенә хокуклы булып санала.

Ә аннан соң Дилә Инстаграм аша үз язылучыларына үзенең берни дә белмәгәнен сөйли башлый. Моның белән үзен җәлләтергә тели дип уйлыйм. Ничек инде белмәсен? Имештер, бәхетсез җырчыга барысын да тыялар, аны хөкем итәләр, ә ул җырларга ярамаганын белми, шунлыктан рәхәтләнеп концертларда әлеге җырны 5-6 тапкыр җырлавын дәвам итә. Шуны да билгеләп үтәсем килә: Диләнең Инстаграмга урнаштырган постына кадәр телдән килешү турында, суд турында беркем дә бернәрсә дә белми иде! Бу эшләр административ санала!  Нигә соң аны барча кешегә чыгарырга? Без әлеге хәл буенча пиар эшләмәдек, эшләргә уебызда да юк иде! Без социаль челтәрләргә берәр нәрсә урнаштырдыкмы? Суд җиңгәч тә моны эшләүче булмады! Без берни дә бастырмадык!

Тагын шунысы бар: бары тик Дилә генә үз язылучыларын бу проблемага җәлеп итеп һәм аларны ялгыш юлга кертеп, Лэйнага тискәре комментарийлар яза башлауларына этәргеч булды! Дилә генә халык бәхәсен башлады!

Син өлкән хатын-кыз буларак бала белән бәхәскә кердеңме? Чынлапмы? Молодец! Син хәзер аның адресына күпме негатив, күпме пычрак сүз булуын күз алдына китерәсеңме? Ә ни өчен? Нәрсә өчен дип син үз язылучыларыңны, дусларыңны алдыйсың? Алар белән идарә итәсең киләме? Ни өчен үзеңне корбан итеп күрсәтәсең?

Әгәр дә син алга таба да ачыктан-ачык гауга куптарырга телисең икән, судта авторлык хокукларын бозган өчен сиңа җавап бирергә туры киләчәк. Моннан тыш ялган сүз сөйләгәнең өчен дә сине суд көтә. Болар барысы да социаль челтәрләрдә бастырылып барачак, хәтта бөтен комментарийлар да! – дип яза продюсер, җырчы Гүзәлия.

Бәйле