«Бу очракта әни кешегә ни эшләргә соң?» — дип сорый хатын-кыз Интернетта утыручылардан.
Бу проблемасы белән Уфада яшәүче хатын-кыз «Вконтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язып калдырган.
«Кичә кызым кичтән өйгә кайтты да, елый башлады. «Ни булды, кызым?» — дип сорап карадым, әмма җавап бирмәде. Соңрак кына аның йөккә калганын беледем.
Инде бер елдан артык ул сыйныфташы белән йөрде. Әмма аларның олыларныкы кебек «мәхәббәт» булуы турында башыма да килмәде. Сез уйламагыз, кызым тәртипле бала. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, спиртлы эчемлекләр эчүдә дә тотылганы булмады. Әмма хәзер ни эшләргә белмим, егетнең әт-әнисе дә шок хәлендә.
Бәлки сез берәр киңәш бирерсез. Бу очракта әни кешегә ни эшләргә соң?», дип язган ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-04/kyzym-15-yashend-avyrga-kaldy-2606759