Башкортстанда туып-үскән 25 яшьлек иргә 12 яшьлек кызны аздыруда шик белдерелгән.

Ир ике ай буе Санкт-Петербургтан бер баланы аңа ялангач фоторәсемнәрен җибәрергә мәҗбүр иткән.

Ир беркайда да эшләми. Ул социаль челтәрләрдә кыз белән танышкан. 2021 елның августыннан октябренә кадәр ул мәктәп укучысын ялангач фотоларын җибәрергә мәҗбүр иткән. Җавап итеп, ул үсмергә башка кызларның фотосурәтләрен җибәргән.

Аның эзенә хокук саклау органнары хезмәткәрләре чыга. Әле ир Мәскәүдә яши. Аның телефонын һәм ноутбугын алганнар. Шикләнелүчегә карата «бозык гамәлләр кылу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-06/bala-gyna-bit-le-2607807

Бәйле