Чаллы мохтаҗларына үзе дә сәламәтлеге ягыннан чикле булган 17 яшьлек Полина ярдәм итә [видео]

-- Лейла

Чаллының мохтаҗларга ярдәм итү пунктына Полина исемле бер кызчык килә. Ул ярдәм сорап түгел, ә үзе ярдәм итәргә килә.

– Бу кыз турында аерым әйтәсем килә. Ул үзенең вакытын сарыф итеп, гел таныш булмаган кешеләргә ярдәм итәргә килгән бит. Бу кызчык әле бик яшь булуына карамастан, аның күңеле саф, гамәлләре изге. Бу әлбәттә, ниндидер горурлык хисләре тудыра, – дип сөйли эшмәкәр, хәйрияче Рөстәм Гатин.

– Минем исемем Полина, миңа 17 яшь. Мин монда күптәннән килергә хыялланып йөри идем. Мин авыр хәлдә калган кешеләргә ничек булса да ярдәм итәсем килә. Алар бит безнең ярдәмгә мохтаҗ! Мин бик шатланам! Кешеләргә ярдәм итә алума да чиксез сөенәм, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Полина.

Моннан тыш Рөстәм Гатин кайнар ризык алырга килүчеләргә һәм үзенә ярдәм итүчеләргә Мексикада яшәүче дусты – Владимир турында да сөйләп китә. Баксаң, Мексикадан ук Рөстәм әфәндегә хәйрия формасында һәрдаим чәй җибәреп торалар икән. Әле күптән түгел Мексика хәйрияче Владимир тагын да булышлык итәсе килүен һәм мохтаҗларга чәй белән бергә каһвә дә җибәреп торачагын хәбәр иткән. 

Бәйле