«Әти-әниемә рәхмәт, әмма…»

Күптән түгел Гөлназ Асаева картәтисен югалтты.

Бер ай элек кенә әни булган җырчы бу кайгыны бик авыр кичерә. Шул уңайдан ул пост урнаштырган.

«Бу постны татарча язам, чөнки картәти урыс телендә сөйләшкәнне яратмый иде.

Минем балачагым күпчелек нәнәй һәм картәти белән узды. Мин туганда әни — беренче курста, әти өчтә укыган (ялгышмасам). Мин тугач, әни, академотпуск алып, мине караган. Ә инде миңа яшь тә ике ай булгач, әнине укырга җибәреп, нәнәй белән картәти мине алып калганнар (әлбәттә, әниләр атна саен кайтып йөргәннәр).

Мин үземнең бала чагымны җылылык белән искә алам. Моның өчен әтиләрем-әниемә рәхмәт, әмма… Йөрәгемнең түрендә — нәнәй белән картәти…

Әле һаман да истә мине балалар бакчасына йөрткәннәре. Мине бик очындыралар иде инде. Үзем атлап садикка да кермәдем мин, картәти кулында алып керә иде. Аннан кайтуыма нәнәй тәмле әйберләр пешереп, кибеттән «жвачка», «чупа-чупс”лар алып куя иде. Мунчага ничек йөрткәннәрен белсәгез… Курчак урынына карыйлар иде. Кичләрен җырлар җырлашабыз… Картәти баянда уйный, нәнәй җырлый, аннан мин дә кушылам… Шундый бәхетле балачагым өчен аларга мең рәхмәт.

Белсәгез картәтине югалту авырлыкларын… Берара басылган кебегрәк тоела да, аннан тагын китереп бәрә. Сезнең белән бүлешкәч, ничектер җиңелрәк тоела.

Хәзер мин картәтиемне үземнең фәрештәм итеп күрәм. Тыныч йокла, картәтием. Мәңге безнең йөрәкләрдә син…» — дип язган Гөлназ.

Инстадуслары Гөлназның картәтиенә урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булуын, үзенә сабырлык телиләр.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-06/ti-niem-r-hm-t-mma-2608106

Бәйле