Моннан 21 ел элек булган әлеге вакыйга Альберт Җаббаровның тормышын икегә бүлә. Янгын сүндерү станциясенә эшкә урнашкан егет, спорт ярышлары вакытында 9 метр биеклектән егылып төшә. Егетнең умартка баганасы сына. Баштарак үзенә бу хакта әйтмиләр. Аягына басар, дия-дия өч операция ясыйлар. Ярты елдан артык вакыт хастаханәдә үтә. Ахыр чиктә, язмыш сынавын кабул итәргә, яңача яшәргә өйрәнергә туры килә.
– «Син башка йөри алмаячаксың» дигән сүзне ишетү авыр булды. Бер мәлгә бөтен хыялларымның чәлпәрәмә килгәнен аңладым. Инвалид арбасына калуымны авыр кичердем. Ничек яшәячәгемне күз алдына да китереп булмаган көннәр җитте. Үз эчемә бикләндем. Янымда бер дустым да калмады. Алар миннән түгел, мин алардан читләштем, – ди Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат. – Биш ел буе урамга чыгарга оялдым. Күз алдына китерәсезме: көн буе өйдә утырам, урамга кеше йөрми башлагач, төн уртасында гына алып чыгалар. Кешедән читләшү әнә шул дәрәҗәгә җиткән иде. Шифаханәләргә йөреп, анда үзем кебекләрне күреп, алар белән аралаша башлагач, читенсенмәскә өйрәндем.
Язмыш сынавын кабул иткән Альберт әкренләп спортка тартыла. Арбада биергә өйрәнә, баскетбол уйный башлый. Укырга керә. Киләсе елда физик культура һәм спорт университетын тәмамларга җыена. Спорттагы уңышлары да көнләшерлек. «Яр Чаллы» баскетбол командасының капитаны да ул. Гел хәрәкәттә Альберт, машина да йөртә. Шуның аркасында үзенә яр да таба. Моннан 11 ел элек кул белән йөртү буенча киңәш сорап, Зөлфия исемле кыз яза аңа.
– Башкортстан кызы ул. Тумыштан ДЦП диагнозы бар, аяклары начар йөри. Интернет аша танышып, 4 ел буе дус булып йөрдек тә, бер-беребезгә кирәк икәнне аңлагач, 2014 елда өйләнештек. Зөлфиянең гаиләсе мине бик якын итте. Әти-әнием дә өйләнүемә каршы булмады. Аллага шөкер, матур гына гомер итәбез. Икәү булгач, җиңел инде. Янәшәңдә якын кешең булу кирәк. Безгә бигрәк тә, – ди ул.
Алар икәү генә, аерым фатирда яшиләр. Тормышка җайлашканнар инде. Дөрес, Зөлфия машина йөртергә өйрәнә алмаган барыбер. Ире янына утырып кына йөри икән.
– Һәр кешегә тиңе кирәк. Мин дә Зөлфияне очратуыма чиксез бәхетле. Кайчандыр үзем эчемә бикләнеп, урамга да чыкмыйча утырган кеше бит мин. Ә хәзер күпме дусларым бар. Тормышны яратып яшим, – ди ул. – Бәла – аяк астында. Спорт ярышында егылырмын дип мин дә уйламаган идем. Әмма язмыштан узмыш юк икән. Тик үзеңә бирелгән сынауны да кабул итәргә кирәк. Арба комачау итми ул. Бар нәрсәгә өйрәнергә була. Тормышта үз гаебе аркасында урын таба алмыйча йөргән сау-сәламәт ир-егетләрдән күпкә бәхетлерәк мин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/69597/