Җырчы Аида туган көнен билгеләп үтми [видео]

-- Лейла

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева Инстаграм битендә үз язылучыларына үзе турында таныштыру посты урнаштырды.

Әйтергә кирәк, Эльвира татар эстрадасында Аида дигән тәхәллүс астында чыгыш ясый. Аның вакытсыз вафат булган кечкенә кызы Аидага багышлап язылган “Кайтарасым килә яныма” җыры бер кешене дә битараф калдыра алмыйдыр ул.

Димәк, Эльвира Фазлыева нинди ул?

– Беренчедән, мин бик каты йокларга яратам һәм иртәдән үк кая да булса ашыгып чыгып китүне “җенем сөйми”. Икенчедән, чиста килеш су эчмим. Бик кирәк булганда гына. Өченчедән, мин әгәр дә ниндидер максат куям икән, аны үтәмичә тынычлана алмыйм. Дүртенчедән, мин астрологиягә ышанам. Әмма бу кемгәдер сәер булып тоелырга да мөмкин. Сүз уңаеннан, минем йолдызлык билгесе – үгезбозау. Бишенчедән, спорт белән шөгыльләнмим һәм моны эшләргә яратмыйм да. Монда танылган бер әйтемне әйтеп үтәсем килә: “Спорт – ул минем дустым, ләкин мин аңа тимим”. Алтынчыдан, мин һәрвакыт гаделлек өчен. Үземне туры, тугры сүзле һәм бик кире дип әйтә алам. Кайчак болар миңа яшәргә дә комачау итә. Шулай да кайчак файдасы да булып куя. Җиденчедән, мин бик туңучан һәм салкынны бер дә яратмыйм. Мин +30 градуста да җылы юрган астында йоклый алам. Сигезенчедән, мин беркайчан да авырмыйм диярлек, балачактан ук хәтта югары температурам да булмады. Тугызынчыдан, үземнең туган көнемне бәйрәм итмим (кайберәүләр ни өчен икәнен белә). Һәм унынчыдан, барлык кешеләргә дә, аларның социаль хәлләренә карамастан, бертөрле мөнәсәбәттәмен, – дип яза алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева.

Бәйле