Чаллыда машина астында кысылып калган песине коткардылар [видео]

-- Лейла

Машинаны Чаллының Орловка бистәсеннән хуҗасы май алмаштырырга дип, махсус сервиска алып килгән.

Сервиста исә машина астында калган песи тавышлары ишетелә башлый. Хезмәткәрләр югалып калмыйлар, хайванны капкыннан чыгарырга тотыналар.

Песине исән-сау коткарып кала алалар.

— Бик зур рәхмәт! Изге күңелле, яхшы кешеләр бар әле безнең, — дип үз фикерләрен язалар Чаллы халкы.

Бәйле