Укучым белән йокладым, аннары өйләндем

Мин Казанда машина йөртү буенча инструктор булып эшлим. 20 ел эчендә нинди генә кеше күрмәдем. Ир-егетләр белән эшләве бер хәл, ә менә хатын-кыз заты белән эш итү үзе бер әкәмәт. Кычкырып көләсе дә, үкереп елыйсы да килгән вакытлар була.

Элегрәк яшь кызлар килсә, алар белән якыннан танышмый калмый идем. Хәер, мин генә түгел, башка хезмәттәшләрем дә шулай. Үзләрендә укыган кызлар белән йоклыйлар иде. Ничек алай дисезме? Әйтик, “зачет”ны тапшыра алмыйлар икән, “свидание” тәкъдим итәсең. Бер тапкыр уйнап алу – бер “зачет”. Кызлары да ризалаша бит аның! Шаккаттырсың! Менә шуннан соң кызларны бозык түгел дип әйтеп буламы? Алайса гел ирләр гаепле…

Ә бервакыт миңа Фәридә исемле гүзәл кыз укырга килде. Беренче күрүдән ошаттым үзен. Дөресен әйтәм, аңа теге тәкъдимне ясарга оялдым. Ул бик акыллы, тәртипле иде. Күпмедер вакыттан соң, үзе дә мине ошата башлады бугай. Кыскасы, беркөнне укудан соң, Фәридәне ресторанга чакырдым. Каршы килмәде. Кичне генә түгел, төнне дә матур итеп үткәрдек. Рестораннан соң Фәридә мине үзенә кунакка чакырды. Йокладык, билгеле. Мондый матур кыз янында үзеңне тыеп буламени соң? Онытылмаслык булды ул төн.

Икенче көнне Фәридә оялган булды. Имеш, укытучы кеше белән йоклау килешми. Хәтта инструкторын, ягъни мине алыштырырга да уйлаган иде. Хәзер менә, биргән ди Фәридәне башкага! Бирмәдем! Фәридә матур гына миндә укып бетерде. Бик тырыш укучым булды ул. Имтиханнарын да беренче тапкырдан үзе тапшырды.

Бу тарих туй белән тәмамланды, җәмәгать! Фәридә миңа кияүгә чыкты. Бик матур гына яшәп ятабыз. Хәзер инде укучыларыма тегенди “свидание”лар тәкъдим итмим. Фәридәмне үлем яратам, аңа хыянәт итәргә теләмим. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ukuchym-beln-yokladym-annary-ylndem

Бәйле