Римма Никитина авыру баланың нинди хыялын тормышка ашырган?

Җырчы Римма Никитина авыру кызның өенә барып, аның хыялын тормышка ашырган. 

“Минем белән очрашырга, бергә җырларга хыялланган Эльзада кунакта булдым. Аның турында миңа күршесе Гөлназ язган иде. Янәсе, Эльза концертыма килергә, минем белән җырларга хыяллана. Шуннан соң Эльзаны 2 декабрьдә узган концертыма чакырдым. Ләкин йөрергә кыен булу сәбәпле, ул концертка килә алмады.

Озак уйлап тормыйча, Эльзаның хыялын тормышка ашырырга булдым һәм янына үзем бардым. Эльза – бик талантлы бала, җырларга ярата. Без җырлап утырдык, хыяллар турында сөйләштек. Ул концертыма үз аякларында килергә вәгъдә бирде. Мин моңа ышанам. Дөньяда могҗизалар була. Иң мөһиме – бирешмәскә, алга барырга, яхшы нияттә булырга кирәк. Шул чакта барысы да яхшы булачак”, — ди Римма Никитина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rimma-nikitina-avyru-balany-khyyalyn-tormyshka-ashyrgan

Бәйле