Баласы булгач, багучысы да табылыр

Гөлназ Асаеваның яңа туганы кызын кем карый? Үзенең моңа вакыты юк шикелле…

Кечкенә Динәнең әти-әнисе билгеле кешеләр булгач, үзе дә карында вакытта ук игътибар үзәгендә иде. Хәзер дә аның тормышы белән кызыксынучылар күп. Әнисе дә бу хакта социаль челтәрдә хәбәр салып тора.

Гөлназ Асаева бала белән өйдә утыру бик кыен булуы турында яза. Шуңа күрә бүген яшь гаилә тәҗрибәле, ышанычлы бала караучы эзләү белән мәшгуль. Бу хакта яшь әни инстаграм сторисларында сөйләгән.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, миңа өйдә эшсез утыруы кыен бирелә. Шуңа күрә бала караучы алырга булдык. Әмма мин Динәнең үзен генә аның белән калдырмаячакмын. Минем күзәтүем астында бала һәм минем белән йөриячәк ул», — дип язган ул.

Шулай ук Гөлназ Динәгә күкрәк сөте имезүе, әмма картәтисен югалтудан кичергән көчле стресстан соң сөтенең кими башлавы турында да яза.

Бала багып өйдә генә утырулар сагындырмас микән… Их, тәмле бит шул чаклар!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-12-10/balasy-bulgach-baguchysy-da-tabylyr-2613892

Бәйле