“Көненә 15әр бәлеш пешергәнем бар”

Алай гына да түгел, иртәнге дүрттә торып, төнге өчкә кадәр бавырсак пешергән вакытларым да булгалый, ди камыр ризыклары пешерү остасы Лилия Сәгъдиева.

Тумышы белән ул иң булдыклы, тырыш татарлар яшәгән Чувашстанның Шыгырдан авылыннан. Казанга укырга килеп, шуннан кияүгә чыгып калган. Ике кызы һәм улы бар. Хөкүмәт эшендә дә эшләргә, балаларны да тәрбияләргә, аларны төрле түгәрәкләргә йөртергә дә вакыты калмаячагын чамалап, өч бала әнисе өйдә заказга бәлеш, кош теле, чәкчәк, бавырсаклар пешерә башлый. Ире дә, балалары да моңа шат кына, чөнки әниләре һәрчак алар белән, ә өйдә гел тәмле ризык исе.

Аш-суга осталыгы аңа әбисеннән һәм әнисеннән күчкән.
– Әби бигрәк тә ипи белән кабартмаларны тәмле пешерә иде. Ә әнинең кыстыбыйлары бик тәмле килеп чыга. Үзем дә кечкенә вакыттан ук пешерергә ярата идем. Мәктәптә укыганда торт, печеньелар пешердем. Каенанам да оста пешекче, төп йортта яшәгәндә, һәр ял көнне икәүләшеп өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешерә идек. Чәкчәк, бавырсакларны күп еллар пешекче булып эшләгән туганымнан өйрәндем. Үземнең яраткан ризыгым – бәлеш, аны пешереп, гаиләбез белән бергә утырып сыйлану әйтеп бетермәслек сөенеч бирә, – ди Лилия.

Заказга иң күбе итле бәлеш сорыйлар икән. Аны пешерү дә иң җайлысы, ди әңгәмәдәшем. Никахларга чәкчәк белән бавырсак та пешереп бирә. Берьюлы хәтта 60 килограммлык бавырсак сораганнар. Аны Лилиягә өч көн пешерергә туры килгән. Ризыкларның тәмле булу серен исә яхшы кәеф белән, бөтен күңелеңне биреп пешерүдән күрә ул.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/knen-15r-blesh-peshergnem-bar

Бәйле