Зәринә Асылкаева: Тотрыклылык кешенең иҗади ягын җимерә

Югары белемле юрист татар эстрадасына ничек килеп эләккән? Ни өчен ул сәнгать мәктәбеннән елап кайтып киткән? Кунакта яшь җырчы Зәринә Асылкаева.

– Узган ел ТMTV премиясендә «Яңа исем» номинациясендә җиңү яуладың. Ул көннән башлап иҗади тормышың үзгәрдеме?

– Бу премия мине тәүге тапкыр зур тамашачы белән очраштырды. Шундый дәрәҗәле вакыйганың бер өлеше булуның тәмен татып карадым. Премиядән соң мине тыңлаучылар ике тапкыр артты, шуңа да мин аларны сөендерү өчен тагын да күбрәк эшли башладым. Дөресен генә әйткәндә, ТMTV премиясенә кадәр мин моның кадәр үк булдыра алырмын дип уйламаган да идем. Ул  үземә карата ышаныч тудырды. Хәзер инде тырышсаң, барысын да булдырып була, дип яшим.

– Ялгышмасам, син урыс телендә дә җырлыйсың, ләкин татар эстрадасы күңелеңә якынрак, ахры.

– Туган телемә һәм татар мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләүләре өчен мин әти-әниемә рәхмәтле. Миндә үз республикама карата  горурлык хисе яши, татар җырларына карата мәхәббәт тә  йөрәгемдә аерым урын алып тора. Үзем язган тәүге җырым  урысча иде. Ул вакытта миңа 12 яшь  иде. Шуннан бирле ике телдә дә җырлыйм.

– Балачагың ничек узды?

– Балачак хатирәләрен барлый башласаң, аларның барысы да шулкадәр җылы һәм якты. Мине һәрвакыт иҗат, мәхәббәт һәм якыннарымның җылысы чолгап алган иде. Әтием, музыкаль белеме булмаса да, искиткеч итеп җырлый һәм төрле музыка уен коралларында уйный. Мин шуңардан күреп кызыкканмындыр инде. Миңа җиде яшьләр тирәсе булганда өйдә караоке барлыкка килде. Кунаклар килгән саен аларга концерт куя идем.

Сәнгать мәктәбендә укый башлавым да бер кызыклы очрак белән бәйле. Бервакыт иптәш кызымның әнисе: «Без хәзер сәнгать мәктәбенә барабыз. Әйдә, син дә безнең белән», – диде. Иярдем. Ни өчендер шул көннән башлап мин дә ул мәктәптә укыймдыр кебек тоелды. Икенче көнне тагын шунда киттем, элек кергән бүлмә ишеген ачтым, тик анда берәү дә юк иде. Коридорга чыгып утырдым да, ике сәгать буе берәрсенең килгәнен көтеп утырдым. Шунда минем янга сәнгать мәктәбе җитәкчесе килде дә: «Нишләп утырасың монда, балам? Син бит безнең мәктәптә укымыйсың», – диде. Кәефемнең ничек кырылганын белсәң! Өйгә йөгереп кайтып киттем дә еладым да еладым. Икенче көнне үк әти-әнием шул мәктәпкә укырга бирде.

– Син белемең буенча юрист. Әлеге өлкәдә эшләп караганың булдымы?

– Әйе, университетны тәмамлагач та, юрист ярдәмчесе булып эшли башладым һәм бу өлкәнең бөтенләй дә минеке түгеллеген аңладым. Иҗади кеше булгач, миңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга, үсәргә кирәк. Тотрыклылык иҗатны җимерә. Шуңа да бу юнәлешне ташлап, күңелемә ятышлысын сайладым.

– Син «Инстаграм»да бик актив, кызык видеоларың да еш күренә. Аларны үзең уйлап табасыңмы?

– Аларны без дус кызым Алия белән бергә төшерәбез, идеяләр дә уртак. Дөресен генә әйткәндә, бернигә дә өмет итмичә, кыска гына итеп төшердек тә, интернетка куеп карадык. Икенче көнне сәхифәмне ачсам, әлеге видеоны бер миллион кеше караган! Шулкадәр үк кызыксыну уяткач, бу эшне дәвам итәргә кирәклеген аңладым.

– Синең сәхнә образларың күпләрне таң калдыра. Стилист белән эшлисеңме? Образ сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсең?

– Әйе, образларны стилист белән сайлыйбыз. Образ тудырганда, индивидуальлеккә игътибар итәм. Ул мине ничек ача – шул ягын карыйм.  Мин игътибар үзәгендә булырга яратам, образларымның да күпләрнең хәтерендә калуын телим.

– Зәринә, хатын-кызның матурлыгы нидә дип уйлыйсың?

– Миңа калса, матурлык турыдан-туры үзеңә карата мәхәббәт белән бәйле. Үзеңне яратсаң, син башкаларга да матур яктан ачыласың. Бу тышкы кыяфәткә генә кайтып калмый. Бу хатын-кыз образының эчке матурлыгы, байлыгы, нәзакәтлелеге, тормыш һәм фикерләү рәвеше, рухи камиллегенә бәйле.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70066/

Бәйле