Бабек Мамедрзаевны кем елаткан? [видео, фото]

Музыкант Бабек Мамедрзаев белән Элвин Грейның бергә җырлап йөргән чакларын күпләр хәтерлидер. Ләкин көннәрдән бер көнне ике арада низаг чыкты. Әлеге дә баягы авторлык хокуклары аркасында.

Бабек Элвин Грей лейблыннан китеп, аерым иҗат итәргә теләк белдергәннән соң, лейбл җитәкчелеге аңа каршы чыкты. Нәтиҗәдә бер як икенче якны судка бирде. Суд утырышлары озак дәвам итте.

Ниһаять, 8 декабрь көнне 4 сәгать дәвам иткән суд Бабек Мамедрзаевны яклап чыкты. Бу хәбәрне Бабек күз яшьләре аша җиткерде. Шулай итеп, хәзер Бабек яңадан иҗат белән шөгыльләнә алачак.

https://www.instagram.com/tv/CXOmZPgtiET/?utm_source=ig_web_copy_link
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/babek-mamedrzaevny-kem-elatkan
Истаграм: http://babek___mamedrzaev

Бәйле