Актанышта Шәймиев авылыннан ерак түгел яңа карьер ачылу сәбәпле, Түбән Уръяды авылының изге урыннарына: чишмә, кое, зиратына куркыныч яный, дип борчыла якташлары.
Безнең әңгәмәдәшләр белдергәнчә, Түбән Уръяды авылы — Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең туган авылы — Әнәк авылыннан 20 чакрымлап ераклыкта урнашкан. Әлеге авылда хәзер ике генә гаилә (3 кеше) яши.
Бу авылда элек-электән карьер булган, 80нче еллар тирәсендә карьер эшеннән тукталган, хәзер ансы ташландык хәлдә.
10 ел элек кешенең пай җирләрен алып, елганың икенче ягында урнашкан басуда, карьер ачып, анда ташлы ком чыгарганнар, бүгенге көндә әлеге карьер да эшеннән туктатылган.
Бу карьерлардан чыгарылган комлы-тагын барсы да М7 трассасына озатыла килгән. Актанышның якын-тирә авыллары юллары да әлеге карьерлардан чыккан ташлы-ком белән күтәртелгән.
— Авылда бакча артыннан ком алгач, безнең коеда су бетте. Яз көне кое суы эз генә тулмыйча кала иде. Чишмә суларын саклап калырга иде, башка юл алып су бетәргә мөмкин, шунын өчен куркабыз. Безнең авыл чишмәсеннэн узып баручылар да су алып китәләр. Җәйләрен авылыбыз гөрләп тора: өлкәннәр, яшьләр, бала-чага белән тула. Хәзергесе көнне сугыш, тыл ветераннарына истәлек тактасы язалар. Безнең теләкләргә битараф калмаслар, — дип сөйли авыл халкы исеменнән Казанда яшәп ятучы Клара Гыйләҗева.
Быел өченче карьерны елганың авылга якын ягыннан зиратка чаклы ясамакчылар икән.
Көз көне эшләрне башлап җибәргәннәр: чирәм җирләрнең өстен эттереп, әзерләп тә куйганнар, гәрчә авыл җирлегендәгеләр чирәм җирләренә кагылмыйлар дисәләр дә.
Тумышы белән шушы авылдан булган Чаллыда яшәүче Рәдис Низамов Актаныш район башлыгына карьер мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать хаты язган.
«Түбән Уръяды авылы янындагы яңа ачылган карьерның лицензиясе бар, тау тармагы документлаштырылган. Карьерның мәйданы барлыгы 49,9 гектар. Мәйданының зур өлеше — 39,9 гектары пай җирләренә керә, ә инде калган 10 гектары, иске карьер чокырына терәлеп туктаган өлеше — дәүләт җирләре. Карьер чикләре санитар нормаларга туры китерелгән» — дип язылган җавап хаты килгән.
— Алар, бәлки, монда кеше яшәми, авыл бетте дип уйлыйлардыр. Без — шәҺәргә китеп яшәгән кешеләр, кем инде алар дип уйлыйлардыр. Карьер кырыенда почмак булып авылның зираты кала торган була. Мин үзем зират өчен борчылам. 7-8 ел элек без авыл халкы җыелышып зиратның карт агачларын кистек, чистарттык. Үзара салым программасы нигезендә акча җыелышып, тимер профнастилдан койма белән әйләндереп алдык. Ул бүгенге көндә дә эшли торган зират. Ни өчен әлеге карьер зиратка якын ачыла? Аның тирәнлеге күпме була? Чишмә, сулар каламы? Су юллары зиратны юып алып китмиме? Бик күп сораулар туа бит, дип борчыла Рәдис абый.
Түбән Уръяды авылы эчендә юлга вак таш җәелгән. Җәй көннәрендә ап-ак тузан күтәрелә. Карьер ачылгач, техника әлеге авыл эченнән йөри башлаячак, чөнки башка юл юк.
Бу мәсьәлә буенча җавап хатында: «ком ташу эше күпчелек кыш көннәрендә башкарылачак, җәен авыл эченнән ташыганда юлга су сибеп торып, машиналарны азрак йөртү күздә тотыла» дигән җавап алганнар.