Алты яшьлек малай теш табибы кабинетында үлгән

 Петербургтагы стоматология клиникасында наркоздан соң 6 яшьлек малайның үлеме турында тулырак мәгълүмат билгеле булды.

Безнең мәгълүматларга караганда, 10 декабрьдә ана белән малай Шавров урамындагы клиникага килгән. Малайга наркоз астында процедура үткәрергә кирәк булган. Баланы педиатр караганнан соң, операция өстәленә салганнар, битлек кидергәннәр һәм әнисе барында индукцион наркоз үткәргәннәр. Әмма ике-өч сулыштан соң (2-3 секунд) малайның йөрәге туктый. 45 минут дәвамында баланы реанимацияләргә тырышып караганнар, әмма урынга килгән ашыгыч ярдәм үлемне раслаган.

РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 2 нче пункты («Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү») буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү үткәрелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70135/

Бәйле