Блогер Атаказ Хөкүмәт карары белән килешми [видео]

-- Лейла

Полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләре артты. Алар хәзер хуҗаның рөхсәтеннән дә башка фатирларга керә ала икән. Бу хакта үз фикерләре белән блогер Рәфис Атаказ уртаклашты.

— Күңелле яшибез! Патшаларга озын гомер бирсен, аларга рәхмәт әйтәбез. Хокук саклаучыларга вәкаләтләрен арттырдылар бит әле. Бу карар нигезендә полиция хезмәткәрләре хәзер фатирларга, машиналарга керә ала. Моның өчен хуҗаның рөхсәте кирәкми! Безнекеләр, Хөкүмәткә ярар өчен моны арттырып эшли башлый инде хәзер, — дип сөйли блогер Рәфис Атаказ.

Бәйле