Тренер ялангач балаларны фотога төшергән

Алар каратэ белән шөгыльләнгәндә, барлык мускулларын да күрегә кирәк, янәсе…

Мурманск шәһәрендә шау-шу купкан. Уфадан килгән 49 яшьлек балалар тренеры үз тәрбияләнүчеләрен киемсез генә фотога төшергән.

Уфада туып-үскән егет балаларга каратэ күнекмәләре биргән. Бер көнне укучыларның берсе тренерның аларны киемсез шөгыльләнергә мәҗбүр итүе турында зарланган. Янәсе, шулай мускулларның хәрәкәте күренә. Шулай ук балалар аның кырыс алымнар куллануы хакында әйтә — ул аларны швед диварына бәйләгән һәм чыбыркы белән кыйнаган. Ә кызларның берсе тренерның аңа бәйләнүе турында сөйләгән.

Бу хәлне шунда ук тикшерә башлаганнар. Гаепләүләр дөрес булып чыккан — ирнең өендә каратэ белән ялангач шөгыльләнгән балаларның йөзләгән видеосы табылган. Шулай ук тренерда секс-уенчыкларның зур коллекциясе да бар икән, ә аның хатыны иренең кемгә дә булса авырту китергән вакытта ләззәт алуын раслаган.

Йөзләгән видеоязма бу шакшылыкның бүген генә башланмаганы турында сөйли. Ә без балаларны секция, түгәрәкләргә җибәребез дә, тынычланабыз. Ә анда ни хәлләр булып ята соң?! Игътибарлы, уяу булыйк, хөрмәтле ата-аналар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-13/trener-yalangach-balalarny-fotoga-t-sherg-n-2617266

Бәйле