Айгөл Бариева нәрсәгә елый-елый чыгыш ясаган? [видео]

-- Лейла

Җырчы Айгөл Бариева Дербышки бистәсендә урнашкан психо-неврологик дәваханәсендә тәрбияләнүче кешеләргә концерт куйган.

— Бик авыр, дуслар! Ничек чыгыш ясармын… Артист кеше күңелендәгесен күрсәтергә тиеш түгел! Артист бәйрәм күрсәтергә бурычлы! — дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

Аннары хис-кичерешләреннән арынып, психо-неврологик диспансерда дәвалану узучы кешеләр янына чыгып, матур гына концерт номерлары белән чыгыш ясый. Айгөл Бариева татарча җырлар гына түгел, рус җырларын да матур итеп башкара.

Бәйле