Балыкчы Илдар Шәрипов: Мин үзем – өч тапкыр үлемнән калган кеше, гомер бетмәгәч, яшисең икән

Татарстанның кайбер елгаларын әле  боз капламаган. Шуңа да белгечләр юка бозга кермәскә куша. Сулыкларга бозның калынлыгы 7 сантиметр булса гына керергә ярый. Бу таләпне үтәмәүчеләрне штраф көтә. Тик балык җене кагылган кешеләрне штраф белән генә куркытып булмый.

– Боз үзенә тарта инде ул, – ди 42 ел буе Чулманга кармак салучы Илдар абый Шәрипов. – Өйдәгеләр мырлап торса да, күңел үзенчә  эшли. Аңа әмер биреп булмый. Мин үзем – өч тапкыр үлемнән калган кеше. Өчесендә дә боз астына киттем. Аллага шөкер, гомер бетмәгәч, яшисең икән. Икесендә дуслар коткарды, өченчесендә үзем бозга ябышып чыга алдым. Боларны хатынга сөйләп тору юк инде. «Ташлыйм кармакны», –  дигән чакларым  да булды. Әмма ике-өч көннән тагын киенеп чыгып китәм.

Ә менә Түбән Камада гомер итүче Назыйм Галиәхмәтовның хатыны иренең балык тотуын хуплый гына.

– Өйләнешкәнебезгә – 35 ел. Назыйм абыең аңа кадәр дә балык тоткан. Өйләнгәч тә туктамады. Кармак салуның никадәр рәхәт икәнен белә ул. Мин аның кичтән балыкка әзерләнүен карап торып та шаккатам. Ипләп кенә бөтен кирәк-ярагын хәстәрли. Башка вакыттагы кебек берни сорап аптыратмый. Һәр нәрсәсен үзе табып ала, – ди хатыны Әлфия апа. – Мин аның бу шөгылен аңлыйм. Шуңа да каршы килеп, эч пошырып тормыйм. Ул бит балыкка ялгызы гына йөрми. Һәрчак янында туганнары була. Шуңа җаным тыныч.

Узган ялларда Кама Тамагы районы янәшәсендәге Идел елгасында өч балыкчы ярга чыга алмыйча кала. Алда әйтелгәнчә, елгаларның ачык калган өлешләре бар әле. Ирләрнең берсе ярга сикереп кенә чыкмакчы була, әмма суга төшә. Янындагы ике дусты аны тартып ала. Кызганыч, аларга ярга чыгу өчен коткаручылар ярдәме кирәк була.  Бозга техника белән кергән ир-ат та судан үзе генә чыга алмый. Аны да коткаралар.

–  Күп кенә елгаларда боз ышанычлы түгел. Әлегә сулыкларга техника белән керү бөтенләй тыела. Шуңа күрә, керми торсалар иде, – ди Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин.

Сулыклардагы күңелсез хәлләрне  булдырмас өчен, Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин кушуы буенча 22 ноябрьдән вакытлыча коткару пунктлары тәүлек буе эшли башлады. Алар балыкчылар еш йөргән урыннарда урнашкан. Коткаручылар фикеренчә, мондый постлар күңелсез хәлләрне кисәтергә ярдәм итәчәк. Әлеге урыннар Казан, Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама районнарында урнашкан. Елгалар бозланганнан бирле республикада 8 кешене коткарганнар.

 Бозга ничек керәсе?

– Бозга кергәндә, үзең белән таяк алырга кирәк. Аның белән бозга суккалап алгач, шул урында су чыкса, аннан тизрәк китегез.
– Бер боз кисәгендә берничә кеше җыелып торырга тиеш түгел. Берничә кеше булганда, алар бер-берсеннән биш-алты метр ераклыкта барырга тиеш.
– Бозда сикерергә яки йөгерергә ярамый. Караңгы вакытта бозга бөтенләй кермәгез.
– Төннән соң боз каты һәм ышанычлы тоела, әмма иртән аңа алданып керергә ярамый. Көндез ул бик тиз эри. Юка бозга кергән очракта, аннан кире чыкканда, аягыгызны шудырып, боздан алмыйча гына чыгыгыз.

Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?

– Куркып калмагыз, тиз, кыю рәвештә хәрәкәт итегез.
– Баш белән суга чуммагыз.
– Ярдәмгә чакырыгыз.
– Киемегезне салырга тырышыгыз.
– Чыкканда егылып төшкән яктан күтәрелегез.
– Җылы урынга йөгерегез.

  Юка бозга кергән өчен 1500дән 2000 сумга кадәр штраф каралган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70260/

Бәйле