Өч баласы ятим калды…

Мәскәүдә 28 яшьлек Башкортстан кешесе һәлак булган.

Мәскәүдә 28 яшьлек өч бала әнисе агуланып үлгән. Ул Сибайдан Мәскәүгә эшкә барган булган.

«Әлегә төгәл генә нәрсәдән агулануы билгеле түгел, бер атнадан ачыклык кертеләчәк», — ди мәрхүмәнең туганы.

Үлгән хатынның исеме — Роза. Аның 7 һәм 5 яшьлек өлкән балалары беренче ире Артем белән яши, ә 2 яшьлек баланың әтисе — Виктор.

Әлеге вакытта Виктор Мәскәүдә, иртәгә ул Розаның гәүдәсен туган шәһәренә алып кайтачак. Җирләү пәнҗешәмбе, 16 декабрьгә планлаштырылган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-14/ch-balasy-yatim-kaldy-2619588

Бәйле