Чаллыда мохтаҗларга ярдәм итү пунктын тантаналы итеп ачарга планлаштыралар [видео]

-- Лейла

17 декабрь Чаллыда 9.30да мохтаҗларга ярдәм итү һәм кайнар азык белән тәэмин итү үзәгенең ачылыш тантанасы үтәчәк.

— Әлеге җылытылган, бөтен кирәкле әйберләр белән тулыландырылган, махсус киенү, ашау, утырып тору өчен бүлмәләр ясалган павильонны торгызуда, анда ремонт эшләргә Чаллының күп кенә эшмәкәрләре, предприятиеләре үз өлешләрен керттеләр, — дип сөйли эшмәкәр Рөстәм Гатин.

Бу көнне кеше хокукларын яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Эчке эшләр министрлыгы идарә хезмәткәрләре, Татарстан мөхтәсибәте вәкилләре, чиркәүдән атакай, шулай ук эшмәкәрләр, гомумән, ярдәм иткән барлык кешенең дә килүе көтелә. Моннан тыш мохтаҗларга һәрдаим ярдәм итеп торган табиблар, юристлар, психологлар да чакырулы.

Бәйле