Нигә Казан мэриясе Бауман урамында зебра-ат аниматорларга халыкны «таларга» ирек бирә?! [видео]

-- Лейла

Шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә һәрвакыт кеше күп йөри. Ул туристларны әйтеп торасы да юк. Бауман урамында акча эшләп, кешене талап аниматорлар — атлар һәм зебралар йөри. Алар туристлар белән фотога төшә дә, аннары акча таләп итә башлыйлар.

Татар активисты Ләйлә Лерон-Бахмутова бу проблема белән 1 ел көрәшүен әйтә.

— Мэрия берни дә эшләми, район хакимияте тулысынча әлеге хәлгә битараф. Массакүләм- мәгълүмат чаралары зебраның көлкеле петицияләре турында информация тарата, ә проблеманың үзен тиражларга, зурайтырга, аңа чишелеш табарга ашыкмыйлар.

Без үзебез генә башкала кунакларын әлеге мошенниклардан саклый алабыз!
Башкала кунакларын бу гаделсезлектән коткарыгыз! Узып китмәгез.
Без булмасак кем моны эшләр соң? — дип чаң суга блогер.

Видеодан күренгәнчә ат булып киенгән ир-егет үзен иркен тота, бернинди җаваплылык алмый. Үзе тупас, әшәке сөйләшә, җенси органга охшатып урта бармагын күрсәтә.

Бәйле