Таиландта зыян күргән баланың хәле ничек?

Таиланд отелендә өстенә мәрмәр өстәл төшкән Казаннан 11 айлык сабый үз аңына килгән һәм мөстәкыйль сулый башлаган.

Бу хакта Instagram битендә кыз баланың әнисе Регина Нуреева язган.

Регина Нуреева кызын дәвалауга акча җыюда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта әлеге гаилә өчен 5 млн сумга якын акча җыелган. Акчаны төрле ил кешеләре күчергән. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tailandta-zyyan-krgn-bala-ayna-kilgn

Бәйле