Җәвит Шакиров: «Хатынымнан бик уңдым…»

Күптән түгел юбилеен билгеләгән җырчы роман яза башлаган.

«Зөлфиякәй белән 34 ел тигез гомер кичерәбез. Бер-береңә ышанып, аңлашып яшәү, үзара мөнәсәбәтләрне уртага салып хәл итү мөһим дип саныйм. Бер-беребездән яшерен серләр юк. Зөлфиянең әти-әнисе 66 ел бергә яшәделәр. Әни гел: “Балалар, ачуланышсагыз, талашсагыз да, аякларыгыз бер юрган астында булсын”, — дип әйтә иде. Урыны белән көлешеп алырга да кирәк, мин тынып калсам, Зөлфия шаярта.

Хатынымнан бик уңдым, шөкер. Аш-суга да оста. Йөрешкән вакытта ук мин килүгә 6-7 төрле пирожки пешерә иде. Кискән токмачы турында шигырем дә бар әле. Пешерүдән, башкаларны сыйлаудан тәм таба. Ике малай үстердек. Олысы Илһам гаиләле. Оныкларыбыз Самира, Сәет янына Сәлимне алып кайттылар. Улыбыз Искәндәр әле өйләнмәгән, безнең янда. Журналист белгечлеген үзләштерә. Балаларыбыз сәнгатькә гашыйк, җырлыйлар. Зөлфия белән гел: “Аллакаем, оныкларыбызны күрергә язсын иде”, — дип тели идек. Хәзер никах туйларында утырырга насыйп булсын, дип сорыйбыз», — дигән ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-15/vit-shakirov-hatynymnan-bik-u-dym-2619825

Бәйле