Зәйнәп Фәрхетдиновага хулиганнар бәйләнгән

«Авыл сарыгы» дигән комплиментны мәңге онытасым юк, дигән җырчы.

«Минем кечкенәдән үк, күп кенә авыл балаларыныкы кебектер, мөгаен, шәhәрдә, таш йортта яшәү теләгем зур иде. Авылда мәктәптән соң бер ел эшләгәч, шул теләк, Аллаһка шөкер, чынга ашты: укырга кереп, шәһәрдә тулай торакта яши башладым.

Иркенгә чыктым… Үземә үзем хуҗа, янәсе… Мин теләгәнчә таш йорт!.. Дөрес, авылдан килгән кызларга, ягъни минем кебек иреккә чыкканнарга, күпне күрергә туры килде. Такташ районының «блатной» хулиганнары тулай торакка килеп, бүлмә саен кереп, үзләре әйтмешли, «авыл сарыкларын» эзләп йөриләр иде. Шундый чор иде бу!

Укырга кергәч кенә «кулёкның» тулай торагы «проходной двор» икәнен аңладым. Без — берничә кыз — бергәләшеп, шул егетләрдән курыкмыйча, аларга каршы бик каты тора идек, нык булдык. Урыс әйтмешли, ел буе «держали линию фронта». Бер егет белән дә сөйләшмичә, акаеп карап, качып йөрергә туры килде… Ә соңрак без, ничектер, үз кешеләргә әйләндек.

Эчмәдек, тартмадык, булдыра алганча матур, пөхтә итеп киенергә тырыштык. Кешенең тормышта омтылыш, максаты булырга тиеш. Ул максат булды, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме — ниндидер сәбәпләр аркасында юлыңнан тайпылсаң да, барыбер үзеңне эзлә икән.

…Җәйге каникулдан соң икенче курска укырга килгәч, аудиториядә бер егет пәйда булды. Аның исеме Минзөфәр Билалов  иде! Менә шуннан соң озак та үтмәде, аның белән танышкач, максат та, планнар да үзгәреп куймасынмы! Монысы инде — тарихның бүтән өлеше…» — дип хатирәләре белән уртаклашкан җырчы.

«Бик матур язылган. Күп егетләр, өйләнер вакытлары җиткәч, нәкъ менә шул «авыл сарыкларын» эзли. Чөнки алар эшсөючән, акыллырак, затлырак…»

«Күренекле, талантлы кешеләр барысы да авылдан чыккан! Сезгә әфарин диясе генә кала!»

«Авыл сарыгы — ул бик затлы хайван, ите дә, йоны да саф, чисталыгы белән дә… Шәһәрнең дуңгызыннан аермалы буларак», дигән язмалар калдырган инстадуслары.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-17/z-yn-p-f-rhetdinovaga-huligannar-b-yl-ng-n-2623262

Бәйле