Илсур Мортаза: «Зимфира, кайт, тозлы балык алам…»

Артист, юморист Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинова турындагы истәлекләре белән бүлешкән. 

«1997 елның яз башы иде. Без гаиләм белән Казанга күчтек. Гөрләп халыкара “Татар җыры”конкурсы барган чор. Без дә Мәүлидә белән мондый вакыйганы читтә калдыра алмадык (бигрәк тә балдыз катнашканга). Конкурс барышын эченнән күзәттек, яшь чак бит. Иске танышларны күрәсең, яңалары белән танышасың. Кыскасы, бик тә күңелле иде. Шунда бер ачык йөзле, мөлаем кыз килеп, Мәүлидәне кочаклап исәнләште, мин дә әлбәттә, “исәнмесез” дип эндәштем. Әлеге кыз елмаюыннан туктамый гына үзенең кичерешләре, конкурсның барышы турында сөйли бирде. Әлбәттә, хәл-әхвәлләр турында сорашырга да онытмады. Шунда Мәүлидә безне таныштырды. “Минем бергә, Казан мәдәният институтында укыган дустым Зимфира”, — диде. Аралаша торгач, Зимфира яши торган һәм без яңа гына күчкән тулай тораклар янәшәдә (күрше урамда гына) булып чыкты. Шулай итеп без еш күрешә, аралаша торган булдык. Инде Казанга яңа гына күчкәнлектән, эш мәсьәләсе белән авыррак вакыт (ә Зимфира ул дәвердә Фердинант Сәләхов бригадасында җырчы булып эшли иде). Зимфира бу ситуацияне тиз җайлады. Сабан туйлары килеп җиткән вакыт, без бергәләп Саба, Кукмара якларына чыгып та киттек. 
Без әлеге тулай торакта өч ел ярым яшәдек, аннан без Казанның үзәгенә, Чехов урамына күчтек. Ә Зимфира шунда торып калды, әмма ул журналистикага кереп киткәч, аның эш урыны язучылар союзы урнашкан йортта, “Сәхнә” журналында иде, ә ул йорт Чехов урамыннан ерак түгел. Зимфира еш кына төшке ял вакытында безгә кергәли торган булды. Әле алай гына да түгел, без тозлы балык алган көнне һичшиксез Зимфира килеп керә иде. Бервакыт Зимфира озак килми торды, без әлбәттә аны юксына башладык һәм мин Мәүлидәгә, “балык алып карыйммы әллә, бәлки Зимфира килер” дип куйдым. Шулай эшләргә булдым да, эшне озакка сузмыйча, Чехов базарына чыгып, тозлы селедка алып кердем. Шуннан, син күр дә мин күр, Зимфира килеп тә керде. 
Болар барысы да сагынып искә төшерергә генә калды, бик аяныч һәм авыр якын дусларны югалту. Без аның чирләп хастаханәгә эләккәнен белә идек, әмма берничә ел элек, яман чирне дә җиңгән Зимфира, бу чирне генә җиңәчәк дип ышандык!.. Ә язмыш бөтенләй башка төрле борылыш ясады, алып китте Зимфирабызны!.. Тозлы балык белән генә кайтарып булмас шул бу юлы… Үзем язам, ә күзләрдә ачы яшь… Безнең өчен бик зур югалту!!!» дип язган ул социаль челтәрдә.

Чыганак: Шәһри Казан газетасы

Бәйле