Эльвира Фазлыева: «Туры сүзле булуым яшәргә комачаулый»

ТНВ каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Сүз уңаеннан, хәзер Эльвираның эстрададагы тәхәллүсе – Аида.

1. Мин йокларга яратам. Иртән каядыр ашык-пошык җыенырга җенем сөйми.
2. Су эчмим диярлек. Кирәк булганда гына эчеп куям.
3. Бернигә дә карамастан, максатыма таба барам. 
4. Астрологияне яратам. Үгезбозау йолдызлыгы астында туганмын.
5. Спортны яратмыйм. Спорт белән шөгыльләнмим.
6. Мин һәрчак гаделлек яклы. Туры сүзле һәм кире. Кайвакыт болар яшәргә комачаулый. Ә кайвакыт файдалы да булып куя.
7. Мин туңам, салкыннарны яратмыйм. 30 градус эсседә дә юрган ябынып йоклый алам.
8. Чирләгәнем юк диярлек. Балачактан бирле температура белән ятканым юк.
9. Туган көнемне бәйрәм итмим (ни өчен икәнен кайберәүләр белә).
10. Кешеләрне аермыйм, барысы белән дә бертигез аралашам.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elvira-fazlyeva-tury-szle-buluym-yashrg-komachaulyy

Бәйле