Мал суйганда сак булырга кирәк шул.

Бу коточкыч хәл Белорет районында булган. Бу районда яшәүчеләр Интернет челтәренең «ВКонтакте» социаль челтәрендә язуларынча, бу хәл узган ял көнендә булган.

«Алты ир-егет мал суярга җыенган иде. Малны абзардан чыгарда үгез бәйләнгән җеп өзелде. Нәтиҗәдә, мал дулый башлады. Кызганычка каршы, 36 яшьлек ир-егет үгез астында калды, ул җитди җәрәтләр алды: кулын һәм берничә кабыргасын сындырды. Әлеге вакытта аны урындагы дәвахангә алып киттеләр», дип язган шаһит.

Арытаба башка кешеләр комментарийда әлеге вакытта ир үзен яхшы хис итә башлаган, дип яза. Башка ир-егетләр үгез белән башланган эшне тәмамлап куйган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-20/gez-keshene-taptagan-2627796

Бәйле