Рәфинә Ганиуллинаны «чиста суга» чыгармакчылар [видео]

-- Лейла

Җырчы Рәфинә Ганиуллина алып баручы, блогер Альберт Шакировның «челтрәвикләргә» каршылык белдереп язган видеосына карата үз фикерен белдерде.

Баксаң, кайчандыр Рәфинә Ганиуллина үз Инстаграм битенә НЛ продукциясенең коктейлен мактап, видео куйган булган. Әлеге видеоны язылучылары табып, «Элек мактап яза идең, хәзер НЛга каршы чыктың» дип, җырчыны «чиста суга» чыгармакчы булганнар.

Рәфинә Ганиуллина моның реклама итеп кенә куйганын белдерде.

— Альберт Шакировның сетевой маркетингка каршы булган саллы гына видеоязмасы чыкты. Бу видеоны үземә дә урнаштырдым. Чөнки андагы барлык фикерләр белән дә килешәм. Ачыклык кертәм. Ел ярым элек, бер НЛ менеджерының үтенече белән, минем Инстабиттә махсус яздырылган реклама чыкты. Ул миңа күчтәнәчкә коктейль дә алып килгән иде. Мин ул вакытта артистлар белми мактамыйдыр дип уйладым. Бу начар продукция түгелдер дип, кеше куян куа диеп, яшьлек хатасы белән эшләнелгән видеоролик иде! Мин аның өчен әле һаман да үкенәм. Мине даими күзәтеп баручылар бар. Алар белә, безнең бик авыр вакытлар булды, ләкин минем беркайчан да сетевой маркетингка, финанс пирамидаларга керергә дигән уй башыма да килгәне юк! Алай гына да түгел: без Рәзил белән икебез дә бу «бизнеслар»га каршы! Иҗатыбызга һәм тамашачыларыбызга һәрвакыт тугры булып калдык, — дип хәтта башларын да иеп куя Рәфинә Ганиуллина.

Бәйле