«Әниеңә үч итәм дип көчләдем бит мин сине…»

Яшьлек – юләрлек дияргә яратабыз. Шушы ике сүз белән кылган хаталарыбызны намустан юып төшерү өчен генә әйтмибезме икән? “Унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң”, – дип җырлана бит җырларда да. Әмма үзең шул ялгышлыкларны кылып, гомерең буе үкенерлек булсаң, бигрәк тә кыен икән…

Унҗиде яшьлек самими, һәр ялтыравыкка кызыккан матур чагым иде ул. Дус кызларымны күрше авыл егетләре озатып йөргәндә, китабымны кочаклап, тәрәзәдән шуларны күзәтеп кала идем. Аларга ияреп чыгар идем дә, әнием кушмый. Гаиләдә әти түгел, әнием баш шул – ул ни әйтсә, шул була. Мәктәпне тәмамлап, калага укырга киткән чагымда да мине ике яшькә зур кызларга ияртә иде. “Күршеләреңнән калышып йөрмә, сүзләрен тыңла”, – дип үстерде ул мине. Ә мин, билгеле, ул кушканны эшләдем. Алар белән фатирга яшәргә кердем, ашарга әзерләсәләр, мин дә кушыла идем. Ләкин темалар уртак була алмады, алар егетләре турында сөйләгәндә, мин укудагы проблемаларны бәян иттем.

Беркөнне безнең бүлмәгә биш-алты егет кереп кунаклады. Баксаң, алар бүлмәдәш кызларымның иптәш егетләре икән – бераз күңел ачарга килгәннәр. “Бераз” дигәне артыкка китте, бүлмә тәмам томанланды, сасы ис аңкый башлады. Түзәр чамам калмагач, йорт хуҗасына шалтыратырга мәҗбүр булдым. Телефон номерын җыеп та бетермәдем, бер әзмәвердәй егет билемнән кочып алды.
– Красотка, ты кому звонишь? – диде колагыма.

Ул егеттән килгән аракы исенә үзем дә исәрләндем, аягына китереп басып, бүлмәдән чыгып киттем. Егет идәнгә ава язып, миңа пычрак сүзләр кычкырып калды.
Шул көннән соң интернет аша башка фатир табып, яңа бүлмәдәшләр табып яши башладым. Тормышым бер көйгә җайланып киткәндәй тоелган иде, әмма гомеремдә кылган беренче хатам мине хәзерге көнемә кадәр озата килә.

Ике атнага бер авылга кайтып, өйдәгеләр белән яшәп калырга тырыштым. Ә бер кайтканымда әти яңа гараж төзеп куйган. Иске өйдәге диван, шкаф, һәм башка җиһазлар да вакытлыча әлеге гаражга урнаштырылды. “Җәен өйдә эссе булса, гаражда йокларбыз!” – дигәнен шаярту дип кабул итсәм дә, әйткән сүзнең аткан уктай көчле булуына шул көндә (ә дөресрәге төндә) инандым.

Клубка киеп чыгарга аяк киемемне эзләп, гаражга кергәч, минем арттан тагын бер кешенең ияргәнен абайладым. Караңгы булганлыктан, аның йөзе ачык күренмәде. Әти белән әни туганнарның юбилеена китү сәбәпле, бу шәүләнең безнең гаилә кешесе түгеллеген белдем. Ә кем була ала соң? Бу вакытта мине гаражда кем күзәтеп йөрер? Мин, бик куркып кына, аның кем булуын сорадым. Ә ул миңа якынрак килеп, “Синең булачак ирең”, – дип эндәште һәм шаркылдап көлеп җибәрде. Шундый ачы мыскыл белән безнең күрше Марат абый гына көлә ала иде. Ә аңа монда ни калган, дип, инде миңа тәмам якынайган ирнең йөзенә карадым – шул! Хатыны белән ике бала үстерүче Марат абый!
– Сезгә ни кирәк? – дидем, шкафка тотыныр-тотынмас.
– Син, акыллым, син генә кирәк, – диде бу бармакларымнан тотып.
– Җибәрегез! Мин сезне әтигә әйтәм! Ә аннан…полициягә!
– Мин бит әле бер ни дә эшләмәдем. Җыенмыйм да.

Мин кулымны тартып алып, ишеккә таба йөгердем. Ул минем билемнән эләктереп, диванга этеп екты һәм… Зур гәүдәле, өзсә тимер өзәрлек ир-атны җиңәргә минем көчем җитмәде. Күпме ачыргаланып кычкырсам да, файдасыз иде. Хәер, аклануым да юкка булыр, минем тәүге тапкыр шундый хисләр кичерүем иде бит ул…

Күземне ачканда таң атып килә иде. Күлмәгемнең ертыгын каплап, өйгә уздым – әти-әнигә бер ни сиздермичә, бүлмәмә бикләнеп сулкылдап еладым. Өченче ел бүлмәсендә генә яткан әбием янына кердем, аңа бәйнә-бәйнә сөйләдем. Мине ахыргача тыңлап бетергән әбием, кулларымнан тотты да:
– Кызым, син бит әле кайбер нәрсәне белеп тә бетермисең, – диде.

Ул миңа Марат абый белән әни арасында бик зур серне ачты – алар яшьлектә яратышып йөргән булып чыкты. Өйләнешергә җыенганда гына Марат абый әнине башка ир – минем әтием белән тоткан. Бу әнинең бик зур хатасы – хыянәте булган. Шуннан соң эчүгә сабышкан Марат юлда очраган хатын-кызлар белән типтергән, икесенә өйләнеп, берешәр бала да “ясаган”. Ләкин бәхете булмаган ирнең. Нәтиҗәдә өченче хатыны белән никах укытып, ике ул тәрбияләгән. Мин аларның гаиләсен үрнәк санап, сокланып та йөри идем әле. Әмма урамда очрашсак, Марат абыйның елмаеп китүенә сәерсенә идем.
– Имәндә икән чикләвек! – дидем, күз яшемне тыеп.

Унҗиде яшьлек кызны бер гаепсезгә, әниемә үч итеп мәсхәрәләгән бу адәмне әбиемнән кала беркемгә дә әйтмәдем. Зурга җибәрсәм, гаиләбез бозылыр дип курыктым. Ә иң кызганычы – рәхәтлекне бер татыгач, һаман-һаман шуны тоясым килеп, шәһәр егетләренә кунарга кайта башладым. Соңгы курста укуымны ташлап, төнге клубка эшкә кердем. Рәхәт яшәдем: акча проблемасы юк, күктән явып кына тора, яңа фатир, көн саен матур күлмәкләр…

Әмма яшем барган саен, акыл керә торды. Бер төн өйсез, акчасыз, киемсез калып, әти-әни нигезенә барып егылдым. Анда мине, билгеле, ачык йөз белән каршы алучы булмады. Әмма шундый кыяфәттә күргән Марат абыйның алдыма тезләнеп гафу сораганын мәңге онытасым юк.
– Әниеңә үч итәм дип, синең тормышыңны боздым, – дип елаган иде ул, салган баштан.

Ә мин, күз яшьләремне йотып, эшкә – фермага атладым…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ni-ch-itm-dip-kchldem-bit-min-sine

Бәйле