Бер ана 4 яшьлек улын үтергән…

Камчаткада улы ачлыктан үлгәнннән соң әнисенә карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 35 яшьлек хатын быелның сентябреннән декабренә кадәр тумыштан махсус карауга мохтаҗ булган 4 яшьлек улына игътибар бирмәгән. Нәтиҗәдә, бала ачлыктан үлгән.

Хәзер әлеге ана саксызлык аркасында үлемгә китерү турындагы маддә буенча хөкем ителәчәк. Тикшерүчеләр балигъ булмаганнарга карата җинаятьләрне кисәтү өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең гамәлләренә дә бәя бирәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/70914/

Бәйле