Дәүләт Думасына балалы гаиләләргә 10 мең сум түләүләрне ай саен бүлеп бирү турында проект керттеләр.

Дәүләт Думасына «Гадел Россия — хакыйкать өчен» (СРЗП) фиркасе депутатлары инициативасы белән закон проектын керттеләр, ул унсигез яшькә кадәр балалары булган гаиләнең һәр әгъзасына ун мең сум күләмендә айлык түләү кертүне күздә тота.

«Беренче һәм аннан соңгы балаларның тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә айлык түләү ун мең сум күләмендә гамәлгә ашырыла һәм чираттагы календарь елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча куллану бәяләре үсеше индексына карап, ел саен индексацияләнергә тиеш», — дип ачыклык кертә инициатива авторлары аңлатма язуында. Документта акчалата түләүләргә хокук әлеге закон үз көченә кергән көнгә — киләсе елның 1 гыйнварына бер һәм аннан да күбрәк бала булганда барлыкка киләчәк диелә.
Инициатива авторлары тәкъдим иткән чаралар 60 миллион кешегә түләнергә мөмкин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalarga-10-me-sum-ay-saen-ktsezme

Бәйле