Юлъякшиннар кая күчәргә җыена?

Инзилә килен күченү мәшәкатьләре белән йөри, ди. Юлъякшиннар гаиләсе кайда төпләнә?

Җырчы Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә күченү турында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Мин бу эш белән ничәнче көн булашумны да оныттым бугай инде, иске әйберләрне барлап чыгарга кирәк. Минем тартмалар белән бүлмә тулды, менә шундый күченү мәшәкате. Югалтмагыз, мин күченү белән шөгыльләнәм, чөнки әйберләр күп әле», – дип яза ул.

Элвин Грей үзе гаилә планнары турында сөйләми. Җырчы Казанда озак тормавын, ә хәзер Уфага әйләнеп кайтуын гына билгеләп үткән иде. Яшь гаиләнең кайсы шәһәргә күченәчәге әлегә билгеле түгел.

Элегрәк Элвин Грей Мәскәүгә күчү мөмкинлеге турында уйлавын язган иде.

Яшь гаилә Уфада калса, яхшырак инде. Ә күченеп китәргә булсалар, хәтердә «Китмә, сандугач»ны барлый торыйк…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-12-22/yul-yakshinnar-kaya-yena-ufa-kazan-m-sk-2630361

Бәйле