Балалары Гүзәл Уразованы нәрсәдә гаепли?
Гүзәл Уразова балалары белән уен мәйданчыгына барырга җыенган.
Дүрт баланы киендереп, Илдарның носкиларын табып биргәнче шактый вакыт узган. Барысы да әзер икән, ә Гүзәл үзе һаман киенмәгән.
«Берәр кая җыенып чыга башласаң. Бер баланың чәчен үрәсе бар, берсенең күлмәген үтүклисе. Олысы нинди аяк киеме кияргә дип башны әйләндерә. Ичмасам, Илдар да кая ул минем носкилар дип җанны ашый. Шулай барысын да җыйнап, көч хәл белән үземне җыеп чыгып килгәндә миңа карыйлар да: «Уф, әни, син шулай озак җыенасың диләр», — дип язган күп балалы җырчы.
Җырчыны күп балалы виртуаль дуслары «бездә дә шул хәл» дип тынычландырган.
Шул чакларын сагынучылар да күп булган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-23/sezd-d-shulaymy-ul-2631218