Танылган артист умыртка баганасын сындырган

Бу хакта ул журналистларга үзе хәбәр иткән.

Танылган актриса Барбара Брыльска умыртка баганасын сындырган. Бу хакта ул журналистларга хәбәр иткән. «Ирония судьбы, или с лёгким паром» фильмының 80 яшьлек йолдызы үзен начар хис итә. Тавышы да начарайган. Умыртка баганасы белән проблема булгач, кешеләр белән очраша алмавын да әйткән. 2020 елда Барбара Брыльсканың яман шештән дәвалануы турында билгеле булды. Актриса үзе төгәл диагнозын әйтми.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tanylgan-artist-umyrtka-baganasyn-syndyrgan

Бәйле