Марат Яруллин күрәзәчедән кайчан өйләнәчәге турында сораган

Татар эстрадасының яшь җырчысы Марат Яруллин күрәзәчедән кайчан өйләнәчәге турында сораган.

“Бу хәл берәр атна элек булды. Күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә дуслар киңәш итте. 500 сум гына ала икән. Смс аша төрле сораулар яздым. Карьера, сәламәтлек буенча бар да яхшы, диде. Өйләнү темасы мине генә түгел, күпләрне кызыксындыра. Шуңа күрә ул сорауны да бирдем. “Бер елдан яки ел ярымнан соң өйләнәсең”, — диде. Дөресен генә әйткәндә, күрәзәчеләргә ышанмыйм. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ничек язган, шулай булыр”, — диде Марат.

Шуны да әйтергә кирәк, Мәскәүдә яшәүче Түбән Новгород егете Марат Яруллин тиздән Казанга күченергә җыена. “Казан йөрәгемдә аерым урын алып тора. Күңелем гел Казанга тартыла”, — диде җырчы.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/marat-yarullin-krzchedn-kaychan-ylnchge-turynda-soragan

Бәйле