«ШАЯН ТВ» дусларын Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә көтә

-- Лейла

25 декабрь «Баскет-холл» комплексында Республика Яңа ел чыршы бәйрәме үтәчәк. Аның кадерле тамашачылары буларак, төрле фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм иҗади бәйгеләр җиңүчеләре, шулай ук, катлаулы тормыш хәлендә калган балалар катнаша.

Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.

Беренче татар балалар телеканалы да әлеге чарага бүләкләр әзерли. Бәйрәм алдыннан нәни дусларны «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары каршы алыр. Ә каналның мәданчыгында исә кунакларны профессиональ аниматорлардан кызыклы уеннар, үзенчәлекле фотозона һәм, әлбәттә, истәлекле бүләкләр көтә. Шулай ук, бәйрәм кысаларында, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашындагы түгәрәк өстәл оештырылачак. «ШАЯН ТВ» каналы яшь алып баручысы Аяз Әгълиуллин әлеге чарада модератор вазифасын башкара.

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий