Танылган көрәшченең, милләтпәрвәр шәхеснең кайгысын уртаклашабыз

Ул әле танылган татар көрәшчесе, берничә тапкыр Россия чемпионы да.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты улы Салават Җаббаров вакытсыз вафат булу сәбәпле, аның әтисе – Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәнис Хатыйп улы Җаббаровның һәм гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Мәрхүмнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын, диелә хәбәрдә. Кайгы уртаклашуга шулай ук Татарстан көрәш җәмәгатьчелеге дә кушыла. Билгеле булганча, Фәнис Җаббаров — танылган татар көрәшчесе, берничә тапкыр Россия чемпионы.

Безгә билгеле булганча, вакытсыз арабыздан киткән егетне Фәнис Җаббаровның туган ягында — Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылы зиратында җирләгәннәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tanylgan-krshchene-milltprvr-shkhesne-kaygysyn-urtaklashabyz

Бәйле