Гөлназ белән Вилли акча бүлешә башлаганнар

Баксаң, алар «брачный договор» белән кавышкан икән.

Гөлназ Асаева үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу хакта видео куйган.

 «Акчаны икебез дә аерым тотабыз, бездә „брачный договор“. Әгәр дә мин иремә акча бирәм икән, бары тик бурычка кредитка, кайтару шарты белән генә. Килешү буенча, банктан аермалы буларак, ике процентка күбрәк кайтарасы», — ди ул җитди генә.

Тик кыяфәте генә бераз сагайта. Үземе соң бу?!

«Танымаслык булып үзгәртеп бетергән үзен. Ходай биргән чибәрлеге генә җитмиме икән соң аңа?», «Уф, иреннәре…», «Нинди чибәр идең, ә хәзер?», «Бер дә килешми инде»… Халык борчыла монда. Җырчының тавышы үзгәрүгә хафаланучылар да бар.

Әәәә, бу бит махсус эффектлар кулланып төшерелгән көлкеле видео! Мондыйлар белән бөтен интернет тулган. Икесенә бер юрган ябынгач, акчалары да уртактыр, башкача булмас, тынычланыйк, җәмәгать!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-12-24/g-lnaz-bel-n-villi-akcha-b-lesh-bashlagannar-2633123

Бәйле