Бертуган сеңлем мине күрә алмый…

Балачактан ук сеңлем белән минем арада дуслык җепләре нык булмады.

Кечкенә чакта уенчыкларны махсус вата, ә гаепне миңа аудара иде. Ул миннән 6 яшькә кече. Мәктәпне тәмамлап уку йортына укырга керергә вакыт җиткәч, әти-әниләрнең аны башка шәһәрдә укытырга акчасы булмаса да, мин ярдәм иттем. Чөнки 17 яшьтән эшкә кереп, акча эшли башлаган идем.

Без якыная башладык, күпмедер вакыт ул миндә яшәде, аңа ярдәм иттем. Вакыт узды, ул бик хәлле кешегә кияүгә чыкты. Бервакыт гаиләләребез белән ял итәргә килгәч, кинәт ресторанда балачактан бирле үпкә саклавын, мине күрә алмавын әйтеп салды, шуларны иренә сөйләде, мине каралтырга тырышты. Янәсе, мин акча артыннан куып, ул укырга килгәч тә, аны ач тотканмын, акча бирмәгәнмен. Ире ни әйтергә белмичә, бер сүз әйтмәде. Шул кичке сеңлем белән бик нык ачуланыштык. Берничә көннән соң ул гафу үтенде һәм башка тавыш-гауга чыкмады.

Тормышымда кара сызык башланды — балам чирләп китте, ирем шуны сәбәп итеп хәмер колына әйләнде, аның белән аерылыштык. Балам еш чирләгәнгә, эштән китәргә туры килде.

Әти-әнием янына кайтырга туры килде. Аларның фатиры бик кысан булганга, сеңлемә яшәп торырга урын табылмасмы, дип мөрәҗәгать иттем. Чөнки аның 2 фатиры буш тора. Янәсе, ире кара көнгә, дип алып куйган. Ирем сине фатирга кертүгә каршы, теләсәң нишлә, диде дә бертуганым телефон трубкасын куйды. Җитмәсә, әти-әниләрне дә миңа каршы котырта башлаган. Янәсе, мин инде урта яшьтәге хатын, соранып йөргәнче, торак мәсьәләсен үзем хәл итәргә тиеш.

Әти-әни белән дә аның мөнәсәбәтләре киеренке, ул аларны гел кимсетә, янәсе, хәерче кварталда яшисез. Чәй эчәргә каткан сохаридан кала башка тәм-том да юк. Мин аның кыланмышларын күреп ни әйтергә белмим, аның ачу тоту сәбәпләрен ачыкларга тырыштым, тик ул: «Мин бу хакта сөйләшергә теләмим» дип кенә җавап бирә.

Студент вакытта аңа күпме ярдәм иттем, укуы өчен түләдем. Башкалардан ким-хур булмасын дип, үзем кимәгәнне, аңа кидердем. Ә хәзер рәхмәт ишетәсе урында, ул миңа борылып та карамый. Балам белән ай саен хастаханә юлын таптыйбыз. ә аның ире медицина өлкәсендәге түрә. Ник шунда, ярдәм итимме, дип сорамый. Якын кешеңнең шундый карашта булуы, дошманнарча мөнәсәбәте нык борчый.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/bertugan-selem-mine-kr-almyy-sbben-d-ytmi

Бәйле