Рөстәм Нәбиев яңа елдан яңа вазифада эшләргә керешә [видео]

-- Лейла

Блогер Рөстәм Нәбиев зур шатлыгы белән уртаклашты. Баксаң, шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин аны Россия Иҗтимагый палатасы составына кертү турындагы указга кул куйган.

— Минем өчен бу яңа төр юнәлеш, яңа эшчәнлек төре, яңа вазифа. Миңа күп кеше ышана. Шул халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, кешеләргә мөмкин кадәр файда китермен дип ышанасы килә.

Мин нинди сораулар һәм проектлар белән шөгыльләнәчәкмен — анысы әлегә билгеле түгел. Барысын да яңа елда белербез, — дип яза актив җәмәгать эшлеклесе.

Бәйле